Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның шәһәребезнең 70 еллык юбилее белән котлавы
Кадерле әлмәтлеләр!
Сезне чын күңелдән шәһәребезнең 70 еллык юбилее белән тәбрик итәм!
Әлмәт - бай тарихлы, район үсешенә ге-нә түгел, бөтен республика үсешенә йогынты ясаган күп кенә данлы вакый-галарга бай гаҗәеп шәһәр. Әлмәтнең бүгенгесе - берничә буын әлмәтлеләрнең карусыз, фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Шәһәрнең юбилеен бәйрәм итү символик рәвештә Татарстан нефтен эшкәртә башлауның 80 еллыгына һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгына туры килде. Нефтьчеләрнең һәм барлык әлмәтлеләрнең тырыш хезмәте бәрабәренә Әлмәт Россиянең иң яхшы шәһәрләреннән берсе булып тора һәм елдан-ел төзекләндерелә һәм тагын да уңайлырак була бара. Барлык өлкәләрдә: мәгариф, сәламәтлек саклау, мә-дәният, спортта, социаль ярдәм чараларында да уңай үзгәрешләр булып тора. Гаять күп программалар гамәлгә ашырыла, уникаль объектлар барлыкка килә, территорияләр төзекләндерелә. Бу - нефтьчеләребезнең зур казанышы. «Татнефть» компаниясе кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү максатында күп кенә социаль программаларны һәм проектларны тормышка ашыру өчен ышанычлы таяныч булып кала бирә.
Әлмәтнең төп байлыгы, һичшиксез, аның ышанычлы, туган шәһәрләрен яратучы һәм аңа тугры кешеләре. Аларның энергиясе, белемнәре, максатка омтылучанлыгы - иң кыйммәтле ресурс. Алга таба да һәркайсыбызның туган шәһәребез һәм районыбыз язмышына катнашы барлыгын аңлап яшәве мөһим. Алда әле бик күп җитди бурычлар тора, һәм мин аларны бергәләп җиңеп чыгачагыбызга ышанам.
Кадерле әлмәтлеләр, фидакарь хезмәтегез һәм кече ватаныгызга тугрылыгыгыз өчен чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Һәр гаиләнең тормышы күңел җылысы, шатлык һәм яхшыга ышаныч белән тулсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар, тотрык-лылык, ә Әлмәтебезгә бәхетле киләчәк, яңадан-яңа җиңүләр, алга таба үсеш һәм тагын да чәчәк атуын телим!
Тимур Нагуманов,
Әлмәт муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа