Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров «Бердәм Россия» партиясенең координация советы составында Федераль Җыенның эш утырышында катнашты

Төрле дәрәҗәдәге закон җыеннарының 39 вәкиле депутатларның закон чыгару процессы һәм эше белән танышты.

13 октябрьдә 30 нчы сайлау округы буенча Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Республикасындагы депутат берләшмәләре җитәкчеләренең координация советы составында Федераль Җыенның эш утырышында катнашты.

Төрле дәрәҗәдәге закон җыеннарының 39 вәкиле депутатларның закон чыгару процессы һәм эше белән танышты. Башка парламентарийлар Татарстандагы коллегалары белән Закон чыгару өлкәсендә  үзара хезмәттәшлекне үстерү, икътисадый сәясәт һәм социаль өлкә мәсьәләләре буенча туры коммуникацияләр төзү перспективалары турында фикер алыштылар.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса