Олыгаю - гомернең күркәм мәле
Октябрьнең беренче ун көне өлкәннәр декадасы буларак билгеләп үтелә.
Быел әлеге декада кысаларында пенсионерлар өчен шәһәребезнең төрле мәйданчыкларында экскурсияләр, спорт чаралары, концертлар һәм мастер-класслар узды.
Бәйрәм чаралары «Нур» психологик яр-дәм күрсәтү, «Сфера» үзәкләрендә, Әлмәт картиналар галереясында, китапханәләрдә, «Мирас» спорт-сәла-мәтләндерү комплексында, туган якны өйрәнү музеенда оештырылды. Авыл җирлекләрендә, барлык предприятие-оешмаларда пенсионерлар, ветераннар өчен чәй табыннары оештырылып, бүләкләр тапшырылды. Ялгыз яшәүче әби-бабайларга йорт-ихаталарын, бакчаларын җыештыруда ярдәм күрсәтелде. Моннан тыш калабызда көзге ярминкәләр дә эшли башлады.
Әлмәт җирлегендә 46 меңнән артык пенсионер яши. Аларның һәрберсе ихтирамга һәм хөрмәткә лаек. Өлкән буын кешеләренең күпчелеге актив тормыш рәвеше алып бара һәм дәрт, ташып торган тормыш энергиясе белән яшь буынга тәрбия бирүләрен дәвам итә.
Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган төп тантаналы чара Яшьләр үзәгендә узды. Анда район башлыгы Тимур Нагуманов, ТР баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин һ.б. катнашты.
Тантана барышында иң актив пенсионерларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Сергей Крайнов республика җитәкчелеге исеменнән ветераннар активын котлады, әлмәтлеләргә сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде.
Районның үзешчән сәнгать осталары кунакларга онытылмас концерт бүләк итте.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа