Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына кыйммәтле җиһазлар белән фура китәчәк
ТР Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир вакытында 1233 нче полктагы якташ хәрбиләргә гуманитар йөкне махсус операция зонасына җибәрү турында игълан итте.
"Безнең егетләр өчен гуманитар ярдәм җыю эше дәвам итә. Бу җомга көнне без тагын бер машина, кыйммәтле җиһазлар, азык-төлек, кирәк-яраклар җибәрәбез. Йөк полк соравы буенча җыелган", - диде район башлыгы.
Яшьләр үзәгендә эшчәнлек алып барган «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабында исемле посылкалар кабул ителә.
"Әгәр сез безнең сугышчыларга ярдәм итәргә, аларга шәхси һәм мөһим нәрсә җибәрергә телисез икән, сез аны штабка тапшыра аласыз. 1233 нче полк өчен исемле посылкалар пәнҗешәмбе, 12 октябрьгә кадәр кабул ителә", — дип хәбәр итте Тимур Нагуманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа