Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшсез әлмәтлеләргә бала караучы, ашханә хезмәткәре, шәфкать туташы вакансияләре тәкъдим ителәчәк

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Әлмәттә пенсия яшендәге эшсез гражданнарга һәм эшкә урнашырга мохтаҗларга вакансияләр тәкъдим ителәчәк. Исемлектә бухгалтер, икътисадчы, кадрлар буенча белгеч, ашханә эшчесе, кече тәрбияче, сатучы, кассир, аш-су остасы, шәфкать туташы һәм башкалар.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, кунаклар шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш вакансияләр һәм вазифалар турында мәгълүмат ала, шулай ук ярминкәдә катнашучы компанияләрнең кадрлар хезмәткәрләре белән очраша алачак.

Вакансияләр ярминкәсе 28 сентябрьдә 9:00 сәгатьтә Герцен урамы, 86А адресы буенча узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса