Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 2024 елда транспортта йөрү өчен айлык бердәм социаль билет бәясе арта

Республиканың Транспорт министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Хөкүмәте карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

2024 елдан Татарстанда өлкәннәр һәм балаларга транспортта йөрү өчен айлык бердәм социаль билет бәясе артачак. 

Мәсәлән, транспортта йөрү өчен айлык бердәм социаль билетны тулыландыру бәясе — 605 сум, ә балалар өчен 369 сум тәшкил итә. 2023 ел белән чагыштырганда, ул 24 һәм 15 сумга артачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел транспортта йөрү өчен айлык бердәм социаль билет бәясе 34 сумга һәм 21 сумга арткан иде.

Экспертиза 29 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса