Чара шәһәрнең яшьләр үзәгендә узачак.
19 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә яшьләр үзәгендә (Ленин урамы, 21) җәмәгать фикер алышулары узачак.
Бигәш урамындагы Әлмәт спорт-кинология комплексы турында фикерләшү узачак, анда теләгән һәркем катнаша ала.
"Эт хуҗаларын, зоомагазиннарны, ветклиникаларны, кинологларны һәм шәһәрнең барлык кызыксынучы кешеләрен катнашырга чакырабыз", - дип хәбәр итә оештыручылар.
Чарага этләр белән килергә мөмкин.