Татарстанда бензин янә кыйммәтләнде
Җәмгыять

Татарстанда бензин янә кыйммәтләнде

Бер атна эчендә, 3-13 августта, Татарстанда барлык маркадагы бензин, шулай ук дизель ягулыгы кыйммәтләнде.

 АИ-95 маркалы бензинның бәясе – азрак, АИ-98 маркалысы һәм аннан югарыраклар күбрәк үзгәреш кичерде, диелә Татарстанстат хәбәрендә.

Әйтик, АИ-92 маркалы бензин – 0,18 (ягъни 9 тиенгә), АИ-95 – 0,17 (10 тиенгә), АИ-98 һәм аннан югарырак маркалар 0,36 процентка (23 тиенгә) кыйммәтләнде.

14 августка булган мәгълүматлар буенча, дизель ягулыгы 55,6 сум тора, бу моннан алдагы чор белән чагыштырганда 0,34 процентка артыграк.

 

Чыганак