Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Салаховлар алтын туйларын бәйрәм иттеләр

Әлмәт шәһәрендә Салаховлар Габит Гата улы һәм Зөһрә Мөхәммәтдин кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр!

 5 августта Татарстанның  Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсендә Габит Гата улы һәм Зөһрә Мөхәммәтдиновнаның алтын юбилеен тантаналы теркәү узды.

Аларның мәхәббәт тарихы 1972 елның җәйге матур көнендә башлана. Беренче очрашу, беренче караш һәм гомерлек мәхәббәт! Шулай итеп Салаховлар гаиләсе тарихы башлана!

Габит Гатович 1951 елның 24 мартында Мәскәү шәһәрендә туган. Мәктәпне тәмамлагач, Габит Казан дәүләт медицина институтына укырга керә. Институтны тәмамлаганнан соң лаеклы ялга кадәр Әлмәт шәһәрендә медсанчастьта табиб-терапевт булып эшли.

Зөһрә Мөхәммәтдин кызы 1949 елның 6 маенда Пермь өлкәсенең Нестерово авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә шәһәрендәге медицина училищесында укый .Медицина училищесын тәмамлагач, Рус Акташы авылына эшкә килә. 4 ел эшләгәннән соң Зөһрәне Әлмәт шәһәренә үзәк район хастаханәсенә хирургия бүлегенә күчерәләр.

1972 елда фельдшерлык практикасын үтү өчен студентлар төркеме практикага килә. Һәр шәфкать туташына студентлар беркетелгән. Зөһрәгә Габитны беркеткәннәр.

Бер ай дәвамында студентлар практика үтәләр, хирургның барлык таләпләрен үтиләр. Габит Зөһрәгә гашыйк була.

Сентябрьдә Габит Казан шәһәренә укырга китә.

Берникадәр вакыттан соң Зөһрәне бүлек мөдире үзенә чакыра һәм хатлар белән конвертлар суза. Хатлар Габиттан булган.

Үзсүзлелеге белән Габит Зөһрәнең илтифатын яулый.

5 курсны тәмамлаганнан соң 1973 елның 4 августында Габит һәм Зөһрә өйләнешәләр. 

Бүген алар өчен иң кадерле бүләк-гаилә, туганнар, әмма иң зур бәхет - балалар һәм оныклар.

Салаховларның алтын туе

ЗАГС идарәсе исеменнән юбилярларга сәламәтлек һәм шатлык, озак еллар бергә яшәү теләкләре белән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Фото: ЗАГС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса