РФ Президенты Владимир Путин хәрби дәрәҗәсе булган армиядә хезмәт итәргә тиеш гражданнар өчен запаста торуның чик яшен биш елга арттыру турындагы законны имзалады.
Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.
Биредә, аерым алганда, матрослар, сержантлар, прапорщиклар, мичманнар һәм старшиналар хакында сүз бара. Закон тексты нигезендә, беренче разрядка караган затлар өчен чик яше – 35тән 40ка, икенчегә – 45тән 50гә, өченчегә 50дән 55 яшькә кадәр арта.
Мобилизация резервында торуның чик яше дә биш елга арта. Өлкән офицерлар өчен ул – 65, кече офицерлар өчен – 60, башкаларга 55 яшь тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, запастагы югары офицерлар өчен мобилизация резервында торуның чик яше 70 яшь дәрәҗәсендә саклана.