Кабул итүгә 26 июльдә язылырга мөмкин.
27 июльдә ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хәбибрахманов Әлмәттә 27 нче Девон бер мандатлы округы буенча гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү 18.00-19.00 сәгатьтә узачак. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кабул итү Әлмәт шәһәре, Маяковский урамы, 3 адресы буенча үткәреләчәк (1 нче кат).
Кабул итүгә 26 июльдә 31-43-09 телефоны буенча 17.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр шалтыратып язылырга мөмкин.