Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыллар Җиңү көненә әзерләнә

Бүген районның барлык торак пунктларында да бәйрәм митинглары уздыруга әзерлек эшләре бара.

Һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләр территорияләре алдан чистартылып, түтәлләргә чәчәкләр утыртылып, ремонт кирәк урыннар төзекләндерелеп куелган инде.

Төп тантаналар елдагыча шушы истәлекле урыннарда үткәреләчәк. Башка еллардан аермалы буларак, быел ветераннарны махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр дә котлаячак.

Җиңү көнен һәрбер авыл җирлеге үзенчә каршылый. Мисал өчен, Әлмәт районының капкасы булган Габдрахман авылында митинг быел 8 май көнне 10.00 сәгатьтә башланып китәчәк. Ул елдагыча мемориаль комплекс янында оештырыла һәм яңа музей комплексы территориясендә дәвам итә. Габдрахманнан сугышка 430 кеше киткән булган, шуның 186 сы яу кырында ятып калган. Авылда сугышны кичкән ветераннар инде калмаган. Хәзерге вакытта бәйрәм уңаеннан тыл хезмәтчәннәрен, толларны һәм сугыш чоры балаларын хөрмәтлиләр.

Бу көнне тантаналы митинглар Тайсуганда, Түбән Абдулда һәм Түбән Мактама бистәсендә дә үткәреләчәк. Түбән Мактамада бәйрәм чараларын уздыру елдагыча киң күләмле һәм бик эчтәлекле программа белән планлаштырылган. Һәйкәлләргә чәчәкләр куелганнан соң, чарада катнашучыларга үзешчән сәнгать коллективлары катнашында концерт тәкъдим ителәчәк, хәрби техника урнаштырылган фотозона эшләячәк. Барлык кунаклар да кайнар «солдат боткасы»н татып карый алачак. Шушындый ук «солдат боткасы»н түбәнабдуллылар да пе-шерергә әзерләнә. Түбән Абдул җирлегендә митингтан соң кунакларны бәйрәм өстәлләре артында да сыйлап хөрмәтләячәкләр.

Сөләй авыл җирлегендә исә митинг 6 май көнне унберенче яртыда узачак. Бәйрәм чаралары шушы ук көнне Яңа Михайловкада иртәнге тугызынчы яртыда, ә Урсалбашта иртәнге тугызда башланып китәчәк. Сөләйдән фронтка 724 кеше киткән, шуларның 400 дән артыгы чит җирләрдә һәлак булып калган. Сөләй авыл җирлегендәге истәлекле һәйкәл янына шулай ук Салкын Чишмә, Шарлама авылларыннан да ветераннарның балалары, туганнары җыела.

6 май көнне митинглар Васильевка, Югары Акташ, Ерсубайкино, Новая Елань, Тихоновка, Рус Акташы, Сиренькино, Ямаши һәм башка күп кенә авылларда да иртәнге якта узачак.

 

Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарман бабаларыбыз турында сөйләүнең быел башка ысуллары да киң кулланыш табачак, дип хәбәр итте авыл җирлекләре башлыклары. Авылларда яшәүчеләрнең күбесе үз ветеранының сурәтен машинага, киемгә яки бейджикка урнаштырырга теләк белдергән. «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясенең виртуаль йөрешенә дә барлык авыл җирлекләре дә кушылачак.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса