Пенсионерлар Әлмәт халкын район территориясендә яшәүче этнослар мәдәнияте белән таныштыра башлаячак.
"Традицияләрнең тере җепләре" проектын җирле ветераннар советы башлап җибәрә. Аның кысаларында барлык теләүчеләр дә үзләренең һәм башка халыкларның гореф-гадәтләренә чумып, милли бәйрәмнәрдә, йолаларда катнаша, җирле ышанулар, киемнәр, ашамлыклар, тарих турында күбрәк белә, халык иҗаты һәм һөнәрчелек буенча мастер-класслар карый алачак. Мондый проектны тормышка ашыру Татарстан республикасының гражданлык җәмгыяте үсеше гранты ярдәмендә мөмкин булды.
"Халыклар ничек яши, яшьләр нинди хисләр кичерә, гореф-гадәтләр, мәдәният. Безнең бурыч яшьләргә менә шушы барлык кыйммәтләрне тапшырырга өлгерү", - дип сөйләде район ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин.