Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дөньядагы иң өлкән хатын-кыз 118 яшендә вафат булган

....

Франциядә планетаның иң өлкән кешесе - Люсиль Рандон 118 яшендә вафат булган. Бу хакта Agence France-Presse агентлыгы әлеге хатын-кыз яшәгән картлар йорты вәкиленә сылтама белән хәбәр итә. Аның белдерүенчә, йоклаган вакытта әбинең йөрәге тибүдән туктаган.

Рандон 1904 елның 11 февралендә туган. 41 яшендә ул монахлар тормышы белән яши башлаган, шуннан соң Виши шәһәре хастаханәсендә 28 ел эшләгән, ятимнәр һәм өлкәннәргә ярдәм иткән. 2009 елдан картлар йортында яшәгән.

2021 елда Рандон коронавирус пандемиясен кичергән. Картлар йортында аның ун күршесе шул чирдән вафат булган.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса