Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Биккуловлар гаиләсенең алтын туйлары узды

14 гыйнварда Әлмәт ЗАГСында Биккуловловлар Наил Рифкать улы һәм Сәгыйдә Мәхмүт кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Биккуловлар гаиләсенең мәхәббәт тарихы 1973 елның кышында башлана. 

 Ирле-хатынлы Биккуловлар Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туган. 50 ел элек чибәр кызны күргәч, Наил Сәгыйдәне урламакчы булган. 23 яшьлек егет эштән кайткан кызны сагалап, урларга омтылган. Әмма чая Сәгыйдә иптәш кызлары белән качып китә. Шулай итеп, кәләш урлау традициясе тормышка ашмый. Шул ук кичне гашыйк егетнең әти-әнисе Сәгыйдә йортына китә.

Бәхетле никахта Биккуловларның дүрт баласы туа: кызлары –Резеда, Рәмзия, Миләүшә һәм уллары Нияз. Ә бүген әби белән бабайны оныклары уңышлары белән сөендерә.

Әлмәт шәһәре ЗАГС белгечләре ир белән хатынга алтын туй уңаеннан юбилей папкасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.


Фото: ЗАГС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса