Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре буенча әлмәтлеләр белән очрашулар уза

Шундый очрашу 9 ноябрьдә узачак.

Әлмәттә 2023 елда «Безнең ишегалды» президент программасы буенча төзекләндереләчәк ишегалларында яшәүчеләр  белән очрашулар уза. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыелышта кураторлар программаның нечкәлекләре белән уртаклашачак, ә әлмәтлеләр, үз чиратларында, үзләренең идеяләре һәм теләкләрен җиткерә алачак.

Халык белән очрашу 9 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Пушкин урамы, 35, 18.30 Пушкин урамы, 37 һәм Клара Цеткин урамы, 36А узачак.

«Безнең ишегалды» программасы Татарстан Республикасы президенты инициативасы белән барлыкка килде. Татарстан бюджеты һәм дәүләт компанияләренең ярдәме хисабына күп катлы йортлар ишегалларында юллар, яктырту җиһазлары, балалар мәйданчыклары һәм башка җиһазлар төзекләндерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса