Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа билгеләнү турында хәбәр иттеләр

Атналык планерка вакытында кадрлар үзгәреше турында хәбәр иттеләр.

Илшат Фәрдиев юридик бүлекнең әйдәп баручы белгече, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре башкарма комитетының хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы булды. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов иртәнге атналык планерка вакытында әнә шундый мәгълүмат җиткерде.

Илшат Фәрдиев 1959 елның 12 гыйнварында туган. Әлмәт физкультура техникумын (1977-79), Казан дәүләт университетын (1983), Әлмәт дәүләт нефть институтын (2007) тәмамлаган.

Билгеләнгәнче Илшат Фәрдиев ТР прокуратурасында матди тәэмин итү, биналарны һәм транспортны эксплуатацияләү бүлеге башлыгы урынбасары, башлыгы булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса