Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында почта бүлеге төзекләндереләчәк

Ремонт эшләре тәмамланганнан соң анда почта һәм финанс хезмәтләре эшләячәк.

Россия почтасының Әлмәт районы, Рус Акташы авылы, Төзүчеләр урамы, 14 йорт адресы буенча урнашкан бүлек төзекләндереләчәк.

Ремонт эшләре тәмамланганнан соң анда почта һәм финанс хезмәтләре эшләячәк. Өстәвенә, Дәүләт хезмәте сервисларыннан - исәпкә алу язмасын раслау, порталдан документларны бастырып чыгару һ.б. файдаланып булачак.

Яңартылган бүлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлырак булыр дип көтелә - биредә пандуслар, киң ишекләр һәм персоналны чакыру төймәләре пәйда булачак.

Почта филиаллары челтәрләрен ремонтлау һәм үстерү хакындагы сораулар буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия почтасы генераль директоры Максим Акимов фикер алышты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса