Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы территориясендә су коену сезоны 1 июньнән башланды

Әлмәтлеләр ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында катнаштылар. Ул видеоконференцэлемтә режимында узды.

Су коену сезоны башлану белән су объектлары, беренче чиратта, кагыйдәләр нигезендә җиһазландырылмаган урыннарда ял итүчеләр өчен зур куркыныч тудыра. Пляжда шулай ук үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да онытырга ярамый. Шуңа күрә суда куркынычсыз ял итү гражданнарның «суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре»н үтәүләренә бәйле.

Татарстан республикасы гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең видеоконференцэлемтә режимында чираттан тыш утырышы узды. Көн тәртибендә су объектларында халыкның куркынычсызлыгы мәсьәләләре күтәрелде.

Җәйге коену сезонына фаразлар, республиканың барлык шәһәрләре, муниципаль берәмлекләре һәм торак пунктлары өчен акваторияләрдәге хәлләр һәм наказлар белән берничә чыгыш ясалды.

Әлмәтне башкарма комитет җитәкчесе Айдар Каюмов тәкъдим итте. Киңәшмәдә районның гражданнар саклау идарәсе  башлыгы Валерий Грезнев, Әлмәт янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Айнур Әхмәтшин, эзләү-коткару отряды башлыгы Фәсхетдин Сыраев, автомобиль юллары идарәсе директоры Илсур Сәлимгәрәев, шулай ук шәһәр һәм район хезмәтләре вәкилләре катнашты.

ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов акваторияләрдә куркынычсызлык чаралары һәм җәйге ялга әзерлек турында сөйләде. Моннан тыш, ул узган ел су коену сезоны ачылганнан бирле 23 кеше һәлак булуын, ә быел  10 кеше  корбан булуын хәбәр итте.

Температураның кыска вакыт эчендә түбәнәюенә карамастан, суда хәл шактый киеренке кала. "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" башлыгы Сергей Захаров Татарстанда һава шартларының торышы турында актуаль мәгълүматлар бирде.

Республика районнары вәкилләре судагы хәлне тотрыклыландыру буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр, җирле пляжларны һәм ял итү урыннарын куркынычсызлыкка һәм төзекләндерүгә юнәлдерелгән превентив чаралар турында фикер алыштылар.

Утырыш барышында тагын бер кат искә төшерелде, җиһазландырылмаган урында коенган өчен штраф яный.  Җәза гражданнарга – бер меңнән бер мең биш йөз сумга кадәр, вазифаи затларга – дүрт меңнән биш мең сумга кадәр, юридик затларга кырык меңнән илле мең сумга кадәр штраф салуга китерә.

Әлмәт районы территориясендә су коену сезоны 1 июньнән башланды һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Быелгы яңалыкларның берсе пляж зонасын декларацияләү булды. Әлмәт пляжы бу процедураны узды һәм билгеләнгән норматив актлар нигезендә үз эшен билгеләнгән срокта башлады. Коткару посты җиһазланган, буйкалар яңартылган, акватория төбе һәм яр чит әйберләрдән һәм чүп-чардан чистартылган. Пляжга килүчеләрнең куркынычсызлыгын уку узу турында таныклыклары булган махсус өйрәтелгән коткаручылар күзәтеп тора.

Суда үлүгә юл куймас өчен билгеләнгән маршрутларда көн саен патрульлек итү чараларының берсе булачак. Бу-шәһәр күле, Дала Зәе елгасы, Рус Акташы, Иске Михайловка һәм Кичүчат авыллары.

Гамәлдәге коену сезонында бәхетсезлек очракларына юл куймау буенча эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан районның башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов җаваплы хезмәтләр тарафыннан барлык кирәкле чараларны үткәрүне контрольдә тотарга чакырды һәм башкарма комитетта чираттан тыш комиссия әзерләүгә команда бирде.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса