Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

200 дән артык әлмәтле хәрби хезмәт үтәргә китәчәк

Хәрби хезмәткә чакырылучыларны 20 майдан хәрби хезмәткә җибәрә башлыйлар.

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 1 апрельдә башланды. Әлмәттән хәрби хезмәт үтү өчен 200 дән артык кешене җибәрү планлаштырыла.

Әлмәт егетләре Самара өлкәсендә урнашкан шефлыкка алынган ике төп хәрби частькә хезмәт итәргә китә. Шулай ук Президент полкына һәм берничә башка хәрби частьләргә китүчеләр дә бар. Армиягә чакырылучылар кайнар нокталарга юлланмаячак.

Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең киңәйтелгән утырышында шәһәр һәм район хәрби комиссары Ришат Сабиров чакырылыш кампаниясенең барышы турында тулырак сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, армиягә чакырылучыларны 20 майдан хәрби хезмәткә җибәрә башлыйлар. 20 майдан 31 майга кадәр 81 кеше армиягә китәргә тиеш. Икенче дулкын 13-26 июнь көннәрендә көтелә. Бу вакытта 92 егет китәр дип көтелә. 2 июльдән 6 июльгә кадәр РФ Кораллы Көчләре сафларын тагын 35 кеше тулыландырачак.

Әлмәт районында 43 кеше чакырылырга тиеш. Шәһәрдә исә хәрби хезмәткә чакыру яшендәге 226 ир-ат теркәлгән. Аларның 102 се хәрби комиссариатка килде: 83 е хәзер медицина тикшерүләре уза, 19ы хәрби хезмәткә җибәрү өчен повестка алган инде.

Шәһәрдә һәм районда хәрби хезмәткә чакыру чараларыннан 167 кеше читләшкән. Хәрби комиссар моның өчен яшьләргә гамәлдәге законнар нигезендә җаваплылык яный, дип искәртте.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенә хәрби хезмәткә чакырылучыларның урнашу урынын билгеләү турында 16 һәм хәрби комиссариатка 11 мөрәҗәгать җибәрелгән. Административ эш кузгату турында 33 билгеләмә чыгарылган, шуларның тугызы карап тикшерелгән. Нәтиҗәдә, дүрт кеше штраф, бишесе кисәтү алган.

Ришат Сабиров армиядән качып йөрүчеләр җинаять маддәләре буенча да хөкем ителергә мөмкин, дип искәртте. Быел 14 гражданга җинаять җаваплылыгы яный.

"Көзен без 45 материал әзерләдек. Хәзер дә мондый тәҗрибә булачак. Тикшерүче эшли башлагач, күпләрнең җаваплылык хисе уяна, тик, кызганычка каршы, барысының да түгел. Ел саен хөкем ителүчеләр саны арта бара.  Кайчандыр армиядән качып йөрүчеләрнең гаиләсе, балалары булыр. Алар тормышның төрле өлкәләрендә кыенлыклар кичерәчәк, мәсәлән, эшкә урнашканда, куркынычсызлык хезмәте тикшерүен уза алмаячаклар", – дип аңлатты хәрби комиссар.

Ришат Сабиров шулай ук авыл җирлекләре башлыкларын, уку йортлары һәм предприятиеләр җитәкчеләрен хәрби хезмәткә чакыру кампаниясенә ярдәм итүне дәвам итәргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса