Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Чернобыль һәлакәте корбаннарын искә алдылар

Әлмәтнең  Хәтер мәйданында  радиация таралудан коткаручыларны хөрмәтләделәр.

26 апрельдә бөтен Россия буенча бу истәлекле дата билгеләп үтелә. Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәреннән аварияне бетерү өчен 172 кеше чакырылган. 20 елдан артык Әлмәттә аварияне бетерүдә катнашучылар инициативасы белән Татарстан  инвалидлар иҗтимагый оешмасының Әлмәт район бүлеге «Чернобыль» берлеге эшли.

Әлеге вакыйгаларда катнашкан әлмәтлеләрнең ролен район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов билгеләп үтте: "Хәзерге вакытта бездә төрле аварияләрне бетерүдә катнашкан 101 кеше яши, шул исәптән Черноболь АЭСында да. Бу көнне чернобыльчеләргә булышкан оешмаларга рәхмәт әйтәсе килә".

«Чернобыль» инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Роберт Никитин җыелучыларга мөрәҗәгать итте: "Менә тагын бер ел узды, безнең сафларның сирәгәюе бик кызганыч. Администрациягә финанс ярдәме күрсәткәннәре өчен аерым рәхмәт".

Митингта катнашучылар һәлак булуганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

 

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса