Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә кадрлар үзәгендә эш бирүчеләр белән очрашу узды

Эш бирүчеләргә 30 яшькә кадәрге яшьләрне эшкә урнаштыру өчен субсидия алу өчен гаризалар кабул ителә башлау турында хәбәр иттеләр.

22 апрель көнне Әлмәтнең «Россия эше» кадрлар үзәгендә эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәл форматында очрашу узды.

Кадрлар үзәге белгечләре эш бирүчеләргә мәгълүмат бирде һәм түбәндәге юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә чакырды:

- вакытлыча һәм җәмәгать эшләрен оештыру;

- 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге үсмерләрнең вакытлыча мәшгульлеген оештыру.


Шулай ук эш бирүчеләргә 30 яшькә кадәрге яшьләрне эшкә урнаштыру өчен субсидия алу өчен гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр иттеләр.

Әлеге программаны тормышка ашыруда катнашучы эш бирүче эшкә урнашуның беренче, өченче һәм алтынчы айлары үткәннән соң үз чыгымнарын өлешчә каплау мөмкинлегенә ия булачак.

Очрашуда катнашучылар өчен мәшгульлек үзәге тарафыннан 2022 елда гамәлгә ашырыла торган чаралар турында мәгълүмати буклетлар таратылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса