Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

Әлмәтлеләр консультация алу өчен Шевченко урамы, 28 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә ала.

26 ноябрьдә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия көне үткәрелә.
Бушлай юридик ярдәм күрсәтү «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан оештырыла.


Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, гражданнарга консультацияне телефоннан бирү планлаштырыла, республика районнарында һәм шәһәрләрендә эш көне дәвамында 8:00дән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00дән 16:30 сәгатькә кадәр), консультантларның сменалы составы белән төшке ашка тәнәфессез үткәрү булачак.


Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасы Техник инвентаризация бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.

Казан шәһәрендә түләүсез юридик ярдәмне түбәндәге телефон номерлары буенча алырга мөмкин:
- 8-800-201-16-00;
- WhatsApp: 8 (987) 205-00-63;
- (843) 238-10-00..-

Пенсия фонды белгече Навширванова Венера Шәмсун кызы 08.00-09.30 сәгатьтә кабул итәчәк.

Әлмәт нотариусы Исламова Эльвира Әбүзәр кызы 11.00-12.30 сәгатьтә эшләячәк.

«ТР БТИ» Әлмәт филиалы юрисконсульты Баһаветдинова Елена Николаевнадан 12.30-14.00 сәгатьтә консультация алырга мөмкин.

Адвокат Мәүлетбаева Роза Нуретдин кызы 14.00-15.30 сәгатьтә кабул итәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса