Татарстан язучылар берлегенең XIX съезды бара
Ул өч мәйданчыкта оештырылган: Казан, Әлмәт, Чаллы.
Берлеккә рәис буларак Р. Зәйдулла, Р. Аймәт, В. Имамов, Р. Корбан кандидатуралары тәкъдим ителде.
Татарстан Язучылар берлеге рәислегенә кандидатлар Рафис Корбан белән Вахит Имамов Язучылар берлеге рәисе була алмаячакларын әйтте.
«Мин „самоотвод“ алам. Анда Ркаил Зәйдулланы сайларга тәкъдим итәм», — диде Рафис Корбан. Ул аның программасын уңай бәяләде.
Вахит Имамов ТР Дәүләт Советында татар язучылары күбрәк булырга тиешлеген әйтте. «Язучы депутатларыбыз күбрәк булса, сайлау мөмкинлегебез дә артыр иде», — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа