Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы республика ярминкә-күргәзмәсендә үз продукциясен тәкъдим итте

нда республиканың 43 муниципаль районыннан 300дән артык мәгариф оешмасы катнашты.

28 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркы базасында мәктәп укучыларының, көллият һәм техникум студентларының «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе узды. Анда республиканың 43 муниципаль районыннан 300дән артык мәгариф оешмасы катнашты.

Әлмәт муниципаль районыннан мәгариф идарәсе һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре чыгыш ясады. Алар үзләренең казанышларын һәм студентлар кулы белән ясалган продукцияләрен күрсәттеләр. Әлмәт һөнәри көллияте аеруча зур уңышларга иреште, ул кубок һәм Татарстан республикасы мәгариф министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса