Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы укучылары «Россия бөркетләре» сафына кабул ителде

Быелгы уку елында илебезнең мәктәпләрендә һәм урта махсус уку йортларында “Алдынгылар хәрәкәте”нең беренчел бүлекләре ачылды.

Ә башлангыч сыйныф укучылары “Россия бөректләре”нең социаль активлыгын үстерү программасы буенча эшли башлады. Бу көннәрдә бөтен Россия буйлап алдынгылар хәрәкәтенең “Россия бөркетләре” баскычына балалар кабул ителә. Балалар тормышындагы әлеге яңа вакыйга мәктәпләрдә зур бәйрәм итеп билгеләп үтелә.

Проект муниципаль районның 60 мәктәбен колачлый.

Башлангыч сыйныф балалары «Россиянең бөркетләре» сафына кабул ителде. 

"Башлангыч мәктәпнең барлык балалары да «Россия бөркетләре» атрибутикасы белән бүләкләнәчәк, ул рюкзаклар, значок һәм таныклыкны үз эченә ала. Балалар өчен бу бик мөһим момент, алар барысы да хәзер берләшәчәк, бер — берсен яратырга, хөрмәт итәргә, бер-берсенә һәрнәрсәдә ярдәм итәргә, бер зур тату "бөркетләр" гаиләсе булырга тиеш", - дип ассызыклады Әлмәт муниципаль районының тәрбия буенча директорлар киңәшчеләренең муниципаль координаторы Римма Фролова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса