Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт лицее экологик акция кысаларында 4 тоннадан артык макулатура тапшырган

Укучылар арасында лидерлар 2 «Б» сыйныф укучылары булды.

Әлмәттә педагоглар, ата-аналар һәм 2 нче лицей укучылары «Макулатура тапшыр, агачны коткар» акциясе кысаларында 4 тонна 195 кг кәгазь һәм картон эшкәртүгә тапшырдылар. Укучылар арасында лидерлар 2 «Б» сыйныф укучылары булды. Алар 700 килограмм макулатура җыйганнар. Балалар ТР Экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре белән очрашуда үзләренең нәтиҗәләре белән уртаклаштылар. Инспектор Ольга Петракова икенче сыйныф укучылары өчен экологик грамоталылык дәресе үткәрде һәм балаларга ведомстводагы эш һәм министрлыкның төп бурычлары турында сөйләде. Шулай ук әңгәмә барышында инспектор Татарстан Республикасында уза торган табигатьне саклау чаралары турында хәбәр итте.

"Кечкенә Ватаныбызга мәхәббәт табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга, безгә бирелгән байлыкларга сакчыл мөнәсәбәттән башлана. Балаларның моны кечкенәдән белүләрен бик телим. Балалар экология өлкәсендә яхшы белемнәрен генә түгел, ә әйләнә-тирә мохитне саклау өчен эш итәргә әзерлекләрен дә күрсәттеләр. Алар инде аңлы рәвештә макулатура җыю белән шөгыльләнәләр, чүп-чарны сортлыйлар. Һәм бу бик яхшы, чөнки экологик тәрбия нигезләре балачакта ук салына", - дип билгеләп үтте инспектор.

Соңыннан ул  балаларга ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан китаплар тапшырды.

 

Фото: ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса