Әлмәттә «Имин юл» акциясе узды
Әлмәтлеләргә яктылык кайтаручы элементлар тараттылар.
«Бердәм юл хәрәкәте куркынычысызлыгы көне» һәм «Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы» кысаларында, 17 нче мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары, "юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәнең профилактика бүлеге башлыгы Рафигуллина Л. М., район башкарма комитетының хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек идарәсе баш белгече Юнысова Ф. Ф. "Имин юл" акциясен үткәрделәр, аның барышында яшь хәрәкәтинспекторлары шәһәр халкынан юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү турында сораштыру үткәрделәр һәм җәяүлеләр белән сөйләштеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне искә төшерделәр, истәлекләр һәм яктылык кайтаручы элементлар тараттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа