Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт «Кванториум»ы уку елына нәтиҗәләр ясады

Иң яхшы шөгыльләнүчеләрне һәм аларның остазларын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.

Уку елына нәтиҗәләрне "Кванториум" технопаркы ясады. 9 ай дәвамында анда 24 педагог җитәкчелегендә 1000нән артык кеше шөгыльләнә.

Укучылар шәһәрдән алып, Бөтенроссия дәрәҗәсенә кадәр булган 57 конкурста катнаштылар. Иң яхшы кванторианнар һәм аларның остазлары тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. 
 
Уку елына йомгак ясаганда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов технопарк - ул уникаль иҗади киңлек, ул балаларга IT һәм робототехникадан алып рәсем сәнгатенә һәм тегү эшенә кадәр төрле юнәлешләрдә күнекмәләр үстерергә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте. 
 
- Биредә бездә бөтен юнәлешләр дә тормышка ашырылган, һәм бала уку процессында барысын да сынап карый ала, – дип ассызыклады Тимур Нагуманов. 
 
Балаларның осталыкларын һәм нәтиҗәләрен карарга шәһәрнең һәм районның Мактаулы гражданы, Татарстан Республикасы Рәисенең нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхәветдинов килде.
 
Алты ел элек «Кванториум» балалар технопаркы - Пионерлар йорты аның ярдәме белән ишекләрен ачты. Бүгенге көнгә кадәр Шәфәгать Тәхәветдинов технопаркка һәрьяклап ярдәм күрсәтә. 
 
Аның сүзләренчә, "Кванториум" дәресләре балаларга үзләрен табарга, файдалы күнекмәләр алырга һәм киләчәктә олы тормышта үз потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итә. 
 
- Без аларны файдалы эш белән мәшгуль итәбез, урамнан аерабыз. Бу аларга тормышта да ярдәм итәргә тиеш, - диде Шәфәгать Тәхәветдинов. 
 
Әлегә кванторианнар әле мәктәп укучылары, әмма шәһәр, район, төбәк һәм бөтенроссия конкурсларында үз осталыкларын раслыйлар.
 
Талантлы балаларны талантлы педагоглар өйрәтә. Екатерина Петрова белеме буенча программист, институтта укыганнан соң фриланста график дизайнер булып эшләргә өлгерә. 
 
Технопаркта ул балаларны 3D-модельләштерүгә һәм медиада эшләү нигезләренә: видео сюжетлар төшерүгә һәм мәкаләләр язарга өйрәтә. Үзенең шәкертләре белән бергә педагог бөтенроссия дәрәҗәсендәге дистәдән артык бүләк яулый. Уңышның сере гади. Екатерина Петрова сүзләренчә, балаларны ялгышырга өйрәтергә кирәк. 
 
- Мәктәптә аларны еш кына хаталар өчен шелтәли башлыйлар, билгене төшерә башлыйлар. Монда андый әйбер юк. Киресенчә, ялгышы анализла, карагыз, нәрсә килеп чыкмады, һәм тагын бер тапкыр, тагын да яхшырак эшлә, дип өйрәтәбез, - диде Екатерина Петрова. 
 
«Кванториум» технопаркында барлыгы 1000нән артык бала һәм яшүсмер шөгыльләнә. Аларны 30 программа һәм җиде юнәлеш буенча 24 педагог өйрәтә. Узган уку елында укучылар 57 конкурста катнаштылар.

 

Фото: "Кванториум"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса