Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт белем бирү учреждениеләрендә Г.Тукайның туган көненә багышланган чаралар узды

Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган дәресләр, сыйныф сәгатьләре, әдәби-музыкаль кичәләр уздырылды.

Китаплар күргәзмәсе, Г.Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар карау оештырылды, стендлар әзерләнде. Яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларны туган телгә һәм мәдәнияткә, Габдулла Тукай иҗатына җәлеп итү максатыннан, рәсем бәйгеләре, шигырь сөйләүчеләр өчен «Тукай оныклары» бәйгесе оештырылды, чарада катнашучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Мәктәп китапханәләрендә «Тукай безнең күңелләрдә» әдәби чарасы үткәрелде. Викториналар, «Тукай эзләре буйлап» ярышлары уздырылды, Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр. «Язучы дәрес бирә» акциясе кысаларында районның күренекле язучылары белән очрашулар оештырылды. 22 нче «Алсу» балалар бакчасында «Әдәби кунакханә»дә тәрбияче булып эшләүче, үзешчән шагыйрә Зиатдинова Айгөл Вәсил кызының «Күңелдән чыккан хисләр» дип аталган тәүге китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды.

25 нче апрель көнне «Адымнар» күптелле гимназиясендә «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын... » исемле төбәкара бәйге үтте.  Катнашучылар Тукай иҗатын өйрәнеп, шигырьләрен сөйләделәр. 

20 нче мәктәптә укучыларны, укытучыларны Г.Тукай әсәрләре персонажлары каршы алды, әлеге персонажлар тәнәфесләрдә ял минутлары үткәрделәр, укучылар викторина сорауларына җаваплар бирделәр. 9а, б сыйныф укучылары тарафыннан «Мин татарча сөләйләшәм» акциясе үткәрелде, балалар кибетләргә, даруханәләргә, китапханәләргә баручылар белән татар телендә сөйләштеләр, татар телен белүнең мөһимлеген ассызыкладылар, «Мин татарча сөләйләшәм» дип язылган бейджиклар тараттылар.

«Адымнар» күптелле гимназиясе (II урын, җитәкчесе Гафурова Г.Ю.), Мәмәт төп гомуми белем бирү мәктәпләре («Иң акыллы такым» номинациясе, җитәкчеләре Ситдыйкова Л.Н., Галләметдинова Ш.М.) укучылары, «Мин татарча сөләйләшәм» республика акциясе кысаларында, Казан шәһәрендә оештырылган «Qazan Qest» квест-уенында катнаштылар, дип хәбәр итә Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге.

 

Фото: Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса