Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә үзенчәлекле дәрес узды

Чара Г.Тукай исемендәге балалар китапханәсендә булды.

Габдулла Тукай исемендәге балалар китапханәсендә 1 нче мәктәпнең 8 нче класс укучылары халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Әлмәт районының шәрәфле шәхесе Клара Булатова белән очрашуга килделәр! Үзенчәлекле әдәбият дәресе җыр белән үрелеп барды.

Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен укыдылар, Клара апа аларга китапларын бүләк итте. Сораулар бирделәр, сорауларына җавапларын чичән шагыйрәбез шигырьләре белән җавап бирде. Үзешчән композитор, укытучы Рузалия Галләмова баянында уйнап, үзе көй язган "Хәләлем" җырын башкарды. Балаларны да җырлатты, алар рәхәтләнеп кушылып җырладылар.


"Якын дустың барын онытма" җырын тыңлаганда Клара апа үзе дә җырлап утырды! "Сөбханалла", дип сокланып тыңладык.


Китапханәче Гөлназ Хәбибуллина эчтәлекле, киң мәгълүматлы чара әзерләгән. Видеосюжет һәм җырлар белән үрелеп барды очрашу кичәбез.


"Татар гаиләсе" Россия иҗтимагый фондының Әлмәт районы бүлеге исеменнән Клара Гариф кызын туган көне белән котладык, изге теләкләребезне теләдек. Китапханә исеменнән китап бүләк иттек.
Укытучыларга, укучыларга, китапханәгә рәхмәт яусын! Алда очрашулар насыйп булсын!


Гөлия Замалеева "Татар гаиләсе" Россия иҗтимагый фондының Әлмәт районы бүлеге җитәкчесе

 

Фото: Гөлия Замалеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса