Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Мактамада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен шахмат мәйданчыгы ачылды

Ул «Татнефть» социаль инициативалар конкурсы гранты ярдәмендә барлыкка килде.

Түбән Мактамада урнашкан «Родничок» яшьләр клубында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен шахмат уеннары мәйданчыгы ачылды. «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсы ярдәмендә барлыкка килгән урын кыска вакыт эчендә күп яшүсмерләр өчен яраткан.

Шахмат-сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында иң кирәкле спорт төре. Җиһазландырылган шахмат зонасы Әлмәт балаларына клубта күңелле һәм файда белән вакыт үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. «Татнефть» компаниясе гранты акчасына шахмат инвентаре, шул исәптән идән һәм өстәл шахматы, сәгатьләр, укыту өчен мини-компьютер һәм демонстратив такта сатып алынган.

"Башта балалар махсус оештырылган дәресләр вакытында шахмат уйнарга өйрәнделәр. Моның өчен алар сәламәтлек, яшь һәм әзерлек дәрәҗәсе буенча төркемнәргә бүленде. Хәзер исә алар буш вакытларында уйнарга, аралашырга һәм рәхәтләнеп вакыт үткәрергә киләләр", - ди «Родничок»яшьләр клубы мөдире Елена Григорьева.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шахмат уеннары яшүсмерләрнең интеллектуаль үсешенә юнәлдерелгән, моннан тыш, аларның киңлек күзаллаулары һәм абстракт фикерләүләре үсә. Төп максат-балаларның эшчәнлеге, алар күзәтәләр, чагыштыралар, классификациялиләр, нәтиҗәләр ясыйлар, үрнәкләрне ачыклыйлар һәм уеннан ләззәтләнәләр. Хәзер шахмат белән 50гә якын кеше шөгыльләнә.

Клуб базасында еш кына шахмат турнирлары һәм мастер-класслар үткәрелә. Уйнарга теләүчеләр күп булгач, турнирлар күбрәк кешене сыйдыра ала торган «Аэронавт» яшьләр клубында үткәрелә.

Елена Григорьева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса