Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов инженер лицеен тәмамлаучыларны котлады

29 июльдә инженер лицеенда унберенче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе узды.

Күңелле мәктәп көннәре һәм катлаулы имтиханнар артта калды, ә алда – студентлар тормышының матур мизгелләре.

Бу лицей стеналарында  беренче чыгарылыш кичәсе. «Татнефть» компаниясенең безнең район мәгариф системасына керткән өлеше нәтиҗәсендә шундый заманча мәгариф проекты булдыру мөмкин булды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов балаларны тормышта яңа этап белән котлады һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына урта гомуми белем турындагы аттестатлар, укудагы уңышлары өчен медальләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

«Сез үз вакытында 10 нчы сыйныфка укырга керергә тәвәккәлләдегез һәм бүген уңышлы чыгарылышны гәүдәләндерәсез. Мин педагоглар коллективына чын күңелдән рәхмәтлемен. Унынчы сыйныфны нульдән җыю бик җиңел түгел. Һәм бу чыгарылыш аеруча кадерле. Балаларны, барыгызны да мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйм. Алда яңа, кызыклы һәм матур тормыш. Сезнең күбегез Әлмәт югары уку йортларын сайлар, безнең шәһәр һәрвакыт сезне көтә», – дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук бу кичтә, үсеп килүче буынны мәгариф һәм тәрбияләү системасына керткән зур өлеше өчен, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Здвижкова Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәм кунакларын музыкаль бүләкләр белән сөендерделәр. Бу тантаналы кичәдә педагоглар, ата-аналар, кунаклар һәм, әлбәттә инде, укучылар адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса