Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында туган телгә багышланган бәйге узды

Бәйге Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге, ТР "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты һәм Казан инновацион университеты тарафыннан оештырылды.

25 февральдә В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Әлмәт филиалы бинасында халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елына багышланган "Туган тел-туган сүз" конкурсының 1 этабы узды. Чарада катнашкан 10 тәрбияче үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Тәрбиячеләр үзләре белән таныштыру өчен видеопрезентация ясаган иде. Шулай ук алар үзләренең хезмәт көннәре ничек узганын сөйләделәр һәм туган телгә багышланган мәгълүмати стендны күрсәтү буенча ярыштылар.


5 конкурсант ярымфиналга чыкты. Аларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса