Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттәге ата-аналарга беренче сыйныфка кабул итү турында аңлаттылар

2021 елда беренче сыйныфка кабул итү кагыйдәләре үзгәрде.

Шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның туры эфирында шушы хакта сөйләде.


Ул билгеләп үткәнчә, быел 1 февральдә беренче сыйныфка кабул итүгә беркем дә гариза бирмәгән. Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре 1 апрельдә генә гариза бирә алачак. Нәкъ менә шушы чордан алып 30 июньгә кадәр мәгариф идарәсендә яшәү территориясе буенча ата-аналардан документлар кабул ителәчәк. 6 июльдән гаризалар яшәү территориясеннән тыш кабул ителәчәк, ләкин бер шарт белән, буш урыннар булганда.


"15 мартта кайсы мәктәпнең нинди территориягә кертелүе турында боерык чыгарылачак һәм 10 көн дәвамында (якынча 25 мартка кадәр) бу боерык мәгариф идарәсе һәм мәктәпләр сайтларында урнаштырылачак. Ата-аналар аның белән таныша һәм гариза бирә ала", - дип билгеләп үтте мәгариф идарәсе башлыгы.


Шулай ук Павловская гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә киңәш итте.


Быел бер гаилә балаларын бер мәктәпкә кабул итәчәкләр.


Беренче сыйныфка кабул ителгәндә хезмәт вакытында травмалар алган хәрбиләрнең һәм полиция хезмәткәрләренең балалары льготага ия. Алар беренче чиратта кабул ителәчәк. (ред.)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса