Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтлеләргә 9 һәм 11 сыйныфларда йомгаклау аттестациясендәге үзгәрешләр турында сөйләделәр

Атна саен район башлыгыннан тарафыннан үткәрелә торган туры эфирның кунагы бу атнада Әлмәт мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская булды.

Ул быел чыгарылыш сыйныфларда йомгаклау аттестациясенә бәйле үзгәрешләр турында сөйләде. Бу БДИ һәм ГДИ тапшыруга кагыла. Тугызынчы сыйныфта дәүләт имтиханнарын вакытыннан алдан ташырып булмаячак. Тугызынчы сыйныф укучылары аттестат алу өчен рус теле һәм математиканы төп дәүләт имтиханы формасында тапшырырга тиешләр.


Әгәр укучы бу имтиханнарны "икеле" гә тапшырган икән, ул аларны сентябрьдә генә янә тапшыра алачак.


"11 нче сыйныфта аттестат алу һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә бару өчен бала рус теле һәм математикадан имтихан тапшырырга тиеш. Әгәр бала югары уку йортына укырга керергә тели икән, 11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң планлаштырылганча, мәҗбүри рәвештә рус телен тапшырырга, моннан тыш, керү өчен кирәк булган предметларны да сайларга кирәк. 11 нче сыйныфта да имтиханнарны алдан тапшырып булмаячак”, — дип сөйләде Ирина Павловская.
БДИ 31 майда башланып, 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк.


Әгәр укучы бу вакытта тапшырмаса, яңадан тапшыру вакыты июль аенда булачак (12-17 июль). 


Шулай ук  чыгарылыш сыйныф укучысы авырып киткән очракта да имтиханнарны соңрак тапшыру мөмкинле булачак. 2021 елда Әлмәттә БДИны 1 меңнән артык кеше тапшыра, 2 меңнән артык кеше 9 нчы сыйныф имтиханнарын тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса