Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә мәгариф мәсьәләләре буенча стратегик сессия башланды

«Әлмәт мәгариф системасы үсешенең стратегик линияләрен эшләү» стратегик сессиясе «Татнефть» компаниясе ярдәме белән Әлмәт шәһәрендә уза. Анда бөтен Россиядән экспертлар, мәгарифнең барлык өлкәләреннән педагоглар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Сессияне ачып, Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов дөньяның тиз үзгәрүен һәм күптән түгел генә фантастик тоелган вакыйгаларның бүгенге чынбарлык икәнлеген билгеләп үтте: «Узган ел вакыйгалары безнең илнең, дөньяның, шәһәрнең һәм районның киләчәге турында уйланырга сәбәп булды. Теләсә кайсы үсешнең нигезе булып, мәгариф һәм аның сыйфаты тора. Шәһәр үсешенең стратегик юнәлешләренең берсе - мәгариф. Без киләчәктә матур, алга киткән һәм заманча шәһәрне күрергә телибез, ә бу мәгарифне камилләштермичә мөмкин түгел. Барлык чикләүләрне һәм гамәлдәге матди базаны исәпкә алып, безнең мәгариф системасы барлык параметрлар буенча да иң яхшыларның берсенә әйләнсен өчен ничек эшләргә? Ышанам ки, без моңа ирешәчәкбез», – диде ул чыгышында. Шулай ук Тимур Дмитриевич «Татнефть» компаниясенә семинарга бөтен Россия һәм дөньяның экспертларын җәлеп итү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде.


Стратегик сессия дүрт көн дәвам итәчәк, шул вакыт эчендә анда катнашучылар Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм төбәкләрендә мәгариф системасында алдынгы тәҗрибә турында беләчәкләр, белем бирү инициативалары лидерларының фикерләрен тыңлап, Әлмәтнең бердәм белем бирү стратегиясен бергәләп эшләячәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса