Әлмәт балалар сәнгать мәктәбе балчык чүлмәкләр ясау буенча конкурста җиңү яулады
Киләсе елда бөтен республика буенча Сабантуй бәйрәмнәрендә чүлмәк вату ярышларында Әлмәт районында ясалган балчык чүлмәкләр кулланылачак.
2024 елның 1 ноябреннән 1 декабренә кадәр Татарстан Республикасында 2025 елгы Сабантуйда «Чүлмәк вату» уен ярышларында куллану өчен балчык чүлмәкләр ясау буенча конкурс узды. «Сабантуй» татар халык бәйрәмендә уеннарның уникаль традицияләрен һәм оригиналь тарихи формаларын торгызуга керткән өлеше өчен 1 нче балалар сәнгать мәктәбе әлеге конкурста Татарстан Республикасының 45 районы арасында җиңү яулады һәм сертификат белән бүләкләнде. Киләсе елда бөтен республика буенча Сабантуй бәйрәмнәрендә чүлмәк вату ярышларында Әлмәт районыннан балчык чүлмәкләр кулланылачак.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа