Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Чупай авылында Әдип Маликовның улы белән очраштылар

Чупай авылында шагыйрьләр Саҗидә Сөләйманова һәм Әдип Маликовларның улы Әнвәр Маликов тормыш иптәше Асия ханым белән кунакта булдылар.

Шәһәр булып күчкән Чупай тавы үз вакытында күпләрне илһамландырган, иҗатларына канат куйган. Фронтовик шагыйрь Әдип ага Маликов та Чупай ташын әдәбият тарихына сыендырган шәхесләрнең берсе иде.

Атна башында шагыйрьнең улы Әнвәр әфәнде тормыш иптәше Асия ханым һәм журналист Наилә Ганиева белән Чупай авылында булып, әтисенең иҗатында урын алган урыннар белән танышып йөрделәр. Әйе, уллар шулай әтиләренең рухын саклап, алар эзеннән бер булса да узарга тиешләрдер. Сүз дә юк, Чупай авылы, таш чыгару карьеры Әдип ага тасвирлаган чордан инде шактый үзгә. Ләкин ул бар, ул яши. Кунаклар авыл белән танышып, Чупай тавы белән хозурланганнан соң, мәктәп музеенда, авыл китапханәсендә булдылар.

Нинди татар кунакка буш кул белән килсен инде. Алар китапханәгә бүләк итеп С. Сөләйманова һәм Ә. Маликовның китапларын тапшырдылар. «Кунак ашы – кара-каршы» дигәндәй, китапханә мөдире Резидә Әхмәтшина да мәртәбәле кунакларга авылдашлары Рәис ага Кашаповның «Язмышлар кочагында» исемле китабын бүләк итте.

Тарих ул барлап торганны ярата.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса