Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр Клара Булатованы 88 яшьлек юбилее белән котладылар

Матур дата белән Әлмәт легендасын күп кунаклар котлады.

18 мартта халык шагыйрәсе,  Г. Тукай премиясе иясе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданы Клара Булатова үзенең 88 яшьлек юбилеен билгеләп үтте!

Ветераннар Советы рәисе урынбасары Клара Минһаҗева котлау вакытында нәкъ менә Клара Булатова кебек кешеләр мисалында нефть төбәгенең данлы елъязмасы төзелгәнлеген ассызыклады. Район башлыгы исеменнән котлау сүзләрен һәм яхшы теләкләрне "Әлмәт хәбәрләре" газетасының баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова җиткерде.

- Клара Гариф кызы 50 елдан артык Колшәрип, Яңа Кәшер, Түбән Мактама авыллары мәктәпләрендә, 1 нче номерлы татар гимназиясендә, Әлмәт муниципаль институтында татар теле һәм әдәбияты укыта. Аның район һәм шәһәр мәгариф системасын үстерүгә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый, - дип белдерде мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Сирина Җиһаншина.

Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе Рәфкать Шаһиев Клара Булатова исеме белән бәйле легендаларны искә төшерде. Казан университетының филология факультетына укырга кергәндә ул сочинениеләрне, соңыннан диплом эшен дә шигырьләр белән яза.

Котлауларга шулай ук Чаллы һәм башка шәһәрләрдән җәмәгатьчелек вәкилләре дә кушылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса