Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә төп чыршыны ачу көне билгеле

Яңа елны каршылыйбыз.

2024 елны каршылау буенча барлык кышкы чаралар гаилә традицияләрен сак-лауга багышланачак.

Шәһәребезнең төп чыршысы Нефтьчеләр мәй-данында 24 декабрь көнне ачылачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир барышында хәбәр итте.

2024 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде.

Шуны искәртеп узып, район башлыгы: «Шуңа бәйле рәвештә барлык кышкы чаралар гаилә традицияләрен саклау максатыннан оештырылачак. Шунлыктан бәйрәмгә, әлбәттә, беренче чиратта балалары белән барлык гаиләләрне дә көтеп калабыз», - диде.
Бу көнне шәһәр халкы һәм калабыз кунаклары өчен театральләштерелгән тамашалар һәм интерактив программа оештырылачак.
Моннан тыш, 23 де-кабрьдә «Каракүз» скверында чыршы ачылачак.
Гомумән алганда, Яңа ел программасы 23 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр алты локациядә узачак. Тимур Нагуманов әйтүенчә, болар - «Каракүз», «Яшьлек» скверлары, Не-фтьчеләр мәйданы, компетенцияләр үзәге янындагы мәйдан, «Саулык» паркы, Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсендә Мәдәният йорты каршындагы мәй-данчык.
Әлмәт районы башлыгы шулай ук бу юлы шәһәр урамнарын би-зәүнең төп темасы көн-чыгыш әкиятләренә һәм төрки халыкларның традицияләренә багышлануын да сөйләде. «Шулай да бер искәрмә бар. Ул да булса - Ленин урамы. Ул рус әки-ятләре тематикасында стильләштереләчәк. Бу Россия мәдәнияте һәм сәнгате елына багышлана», - дип сөйләде Тимур Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса