Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Биюче йолдызларыбыз

Безнең Компания иҗади проектларга аеруча зур игътибар бирә, шуңа да талантлы балаларга һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер тора.

Үз сәләтләрен тормышка ашырырга теләүчеләр арасыннан һәрберсе дә профессиональ артист булып китми анысы, әмма сәнгатькә тартылу кешене рухи яктан баета, илһамландыра.

«МИРИДАНС» халык биюләре ансамбленең уңышлары турында бүген шәһәрдә генә түгел, республикабыздан читтә дә яхшы беләләр. Талантлы яшь биючеләребез үз программалары белән бөтен ил буйлап гастрольләрдә йөриләр, төрле дәрәҗәдәге халыкара фестивальләрдә һәм конкурсларда катнашалар. Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында ансамбль егет-кызлары «Душа народа» дигән яңа программа әзерләделәр, аның өстендә Россия Фе-дерациясенең халык хореографиясе өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләре эшләде. Программаның мавыктыргыч хореографик композицияләре биюләр, җырлар һәм милли ритм-нарны берләштереп, алар аша гаҗәеп рәвештә рухи атмосфера тудыралар һәм халыкның характерын ачып бирәләр. Якын араларда алар Башкортстан шәһәрләрендә чыгыш ясаячаклар.

 

«МИРИДАНС» халык биюләре ансамбле Әлмәт политехник техникумы базасында оештырылган. Ансамбльнең алыштыргысыз художество җитәкчесе Илнур Әһлиуллин. Инде шактый еракта калган студент елларында ул, кичләрен ни эшләргә белмичә боегып йөргән студентларны мавыктырырга ниятләп, ансамбль оештыра.

 

Тик бу хәлнең шушындый грандиоз проектка әве-реләчәген башына да китерми. 13 ел эшләү дәверендә коллектив төрле табышлар, кызыклы ачышлар белән тулы зур һәм якты юл үтә. Меңнән артык укучы һәм студент милли мәдәният өлкәсендә үзләренең бе-лемнәрен баета. Ә биюче йолдызлар бүген дә үз тамашачыларын сөендерүләрен дәвам итәләр, казанышлар «сандыгын» югары титуллар һәм бүләкләр белән тулыландырып кына торалар. Менә аларның кайберләре: Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды гамәлгә куйган иң масштаблы проект - «Мәскәү дусларын каршылый» Халыкара фестивале лауреаты; «Folk of Dance» дөньякүләм телевизион проектының I дәрәҗә лауреаты; Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Россиянең XXI яшьләр Дельфы уеннары финалисты; РФ Президенты Владимир Путинның истәлекле медале һәм грамотасы иясе.

Россиянең 79 субъектыннан 2783 кеше катнашкан иң эре Дельфы чарасында Татарстан Республикасы данын «Хореография» номинациясендә «МИРИДАНС» халык биюләре ансамбле яклый. Финалга чыгып, коллектив Россиянең иң яхшы 8 халык коллективы арасына керә. Егетләр-кызларга мондый проектта катнашу бәхете «Татнефть» гранты ярдәмендә елмайган.

Йолдызларыбызга тагын да яктырак януларын телибез! Талантлары белән дөньяны ямьләндерүләрен дәвам итсеннәр!

Эльмира Царегородцева

 

 

Фото: Илнур Аглиуллин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса