Бүген Әлмәттә Шигърият бәйрәме узды
Еллар үткән саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара.
Әлмәттә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу һәм туган тел көне уңаеннан тантаналы чаралар узды. Шәһәрнең барлык иҗат интеллигенциясе, шигърият сөючеләр шагыйрьне искә алырга аның һәйкәле янында җыелды.
Бәйрәм чарасы мәктәп балаларының чыгышы белән башланып китте. Шәһәребезнең милли горурлыгы "Яшьлек" вокаль-инструменталь ансамбле халкыбызның үлмәс моңын тантанага килүчеләргә җиткерде.
Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары кечкенә Апушның печән базарындагы язмышын, иҗатын искиткеч дәрәҗәдә матур итеп, халыкчан итеп ирештерде.
Шигырь бәйрәме шәһәребезнең мәдәни-ял паркында дәвам итте.
Тукай көнен шәһәр китапханәсенең 2 нче номерлы филиалында да билгеләп үттеләр. Биредә мәктәп укучылары Әлмәт язучылары Зөлфия Сираева, Минзифа Әхметшина һәм Гүзәлия Галләмова белән очрашып, иҗатлары белән якыннан таныштылар. Шулай ук Г.Тукайның тормыш юлы турында бай мәгълүмат алдылар. 7 нче мәктәп балалары бөек шагыйрьнең әкиятләрен театрләштереп күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа