Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Узган елда «Рухият» тарафыннан бастырылган китаплар фильм рәвешендә тәкъдим ителде

Видеопрезентациягә 8 басма һәм 3 аудиокитап кергән.

2020 елда «Рухият» программасы буенча басылган китаплар видеопрезентация форматында тәкъдим ителәчәген  хәбәр иткән идек.

Быел «Рухият» тарафыннан 24 мең 150 данә тираж белән 13 исемдәге китап дөнья күрде, шуларның икесе рус, калганнары татар телендә. Былтырдан башлап басма гына түгел, язма китаплар да чыгарыла башлады. Узган ел Саҗидә Сөләйманова һәм Гамил Афзал әсәрләреннән торган аудиокитаплар тәкъдим ителсә, быел Әдип Маликов, Клара Булатова, Нур Әхмәдиев шигырьләрен тыңлап була.

1998 елдан бирле «Татнефть»нең хәйрия фонды үз китапларын авторларны, редакторларны һәм китапларга катнашы булган һәркемне чакырып бәйрәм кичәсе ясый иде. Кичә программасына автограф-сессия һәм әдәби-музыкаль композиция керә. 

Быел үзенчәлекле шартлар форматны үзгәртүгә этәргән — китаплар дистанцион тәкъдим ителергә булган. Нәтиҗәдә 1,5 сәгатьлек отчет фильмы әзерләнеп интернетка урнаштырылган. 

Видеофильм Әлмәт театры артистлары белән бергәләп эшләнгән. Алып баручылар буларак театрның яшь артистлары Рамазан Йосыпов һәм Илүзә Нәбиуллина чыгыш ясаган. Режиссер — Әлмәт театры режиссеры Ильяс Гәрәев.

«Рухият» программасы кысаларында чыгарылган китаплар арасында Рәфыйк Әмирханов һәм Илдус Габдуллинның «Нефтепромышленник Надыр Уразметов и нефть Татарстана» фәнни-популяр китабы, Рәшит Әхмәтҗанов, Лена Шагыйрьҗанның шигырьләр җыентыгы бар. 

Сарманнан Әзһәр Габиди, Әлмәттән Нур Сибгатуллин, Чаллыдан Вера Хәмидуллина һәм Сирень Якупова, Түбән Камадан Фәтхулла Абдуллин, Мөслимнән Роза Хәбибуллина, Нурлаттан Илдус Диндаров китаплары да «Рухият» программасы буенча чыккан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса