Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Татнефть» Хәйрия фонды «Рухият» программасы тарафыннан 2020 елда нәшер ителгән китаплар укучыларга фильм рәвешендә тәкъдим ителәчәк

Быелгы коронавирус пандемиясенә бәйле вәзгыять күп кенә традицион чараларның форматын үзгәртергә мәҗбүр итте.

Басмаларның авторлары, мөхәррирләре, рәссамнары белән күзгә-күз очрашулар, автограф-сессияләр булмаса да, бер уңай ягы бар - аудитория киңәя. «Иске Әлмәт» Мәдәният йортында урыннар чикле булганга, теләүчеләрнең барысы да катнаша алмый иде. Авторларның иҗат җимешләрен бу юлы да Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары һәм Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче татар гимназиясе укучылары тәкъдим итә.

Быел «Рухият» тарафыннан 24 мең 150 данә тираж белән 13 исемдәге китап дөнья күрде, шуларның икесе рус, калганнары татар телендә. Былтырдан башлап басма гына түгел, язма китаплар да чыгарыла башлады. Узган ел Саҗидә Сөләйманова һәм Гамил Афзал әсәрләреннән торган аудиокитаплар тәкъдим ителсә, быел Әдип Маликов, Клара Булатова, Нур Әхмәдиев шигырьләрен тыңлап булачак.

«Рухият» «NEBO» иҗат төркеме белән тыгыз элемтәдә. Саҗидә Сөләйманова премияләрен тапшыруга багышланган фильм хакында үзләренең уңай фикерләрен белдереп, социаль челтәрләрдә күп яздылар, шалтыратулар да шактый булды. Китапларны тәкъдим итү күренешләре төрле урыннарда: драмтеатрда, политехникумның медицина кабинетында (чөнки авторларның берсе – табиб-кардиохирург Нур Сибагатуллин), 2 нче китапханәдә, 1 нче татар гимназиясендә һәм Шөгер бистәсендәге Нефть музеенда төшерелде. Шөгердәге күренешләрдә төшкән Әлмәт театры актерлары нефтьчеләрнең авыр хезмәтен үз башларыннан кичерделәр дип әйтсәң, һич тә арттыру булмас. Музей комплексы территориясендәге төрле еллар техникасы куелган, узган гасырның 60 нчы елларындагы нефтьчеләр фатирын, кызыл почмакны сурәтләүче почмаклар җиһазландырылган ангар ягылмый. Биредә авыздан пар чыгып тора иде, җитмәсә, һава торышы да кискен үзгәрде. Лениногорск якларында температура һәрчак берничә градуска түбән була. Түбән Камада яшәп иҗат итүче Фәтхулла Абдуллинның «Кемгә сөйлим серләремне?..» китабы геройлары арасында нефтьчеләр дә бар. Кара алтын чыгаручыларга багышланган өзек нәкъ менә ангарда төшерелде. Аякларына киез итекләр, өсләренә фуфайкалар, башларына колакчынлы бүрекләр кигән артистлар узган гасырның нефтьчеләренә охшап калды. Алар истәлеккә шушы киемнәрдән фотога төштеләр.

Ә музейның үзендә актер Рифат Әхмәдиев күренекле якташыбыз Нәдер Уразмәт образын тәкъдим итте. Билгеле булганча, быел Рафик Әмирханов һәм Илдус Габдуллинның рус телендә аңа багышланган «Нефтепромышленник Надыр Уразметов и нефть Татарстана» дигән китабы басылып чыкты.

«Татарстан Швейцариясе» дип аталучы Шөгер төбәгенең гүзәл табигате, бай тарихлы музей белән танышу, «Рухият» һәм музей җитәкчелеге тарафыннан булдырылган барлык тиешле шартлар төшерү төркеменең дә, катнашучы актерларның да күңеленә хуш килде.

Инде хәзер фильмның монтажлануын көтәсе кала.

 

Наилә ГАНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса