Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Картиналар галереясында профсоюз әгъзаларының «Туган ягым Татарстан» иҗади эшләр бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Ул «Татнефть» берләштерелгән профсоюз оешмасының 35 еллыгына багышланды.

Бәйгегә нәтиҗә ясауда компания генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, профсоюз лидеры Гомәр Яруллиннар катнашты.

Традиция буенча әлеге бәйге ике номинациядә үткәрелә: «Сынлы сәнгать» һәм «Декоратив-гамәли иҗат». Анда нефть төбәгенең 23 предприя-тиесеннән 53 кеше (шул исәптән 23 пенсионер) үзен сынады. 11 лауреатны оештыру комитеты билгеләсә, унысы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ачыкланды. Тавыш бирү ике электрон платформада оештырылды, моннан тыш, картиналар галереясында махсус урна да куелган иде.

Бер генә бүләкләү тантанасы да сәлам-ләүләрдән һәм концерт номерларыннан башка узмый. Әмма эпидемиологик вәзгыять аркасында бәйгечеләр боларның барысын да интернет аша күзәтте. Үзенең чыгышында Рөстәм Мөхәммәдиев катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде, бәйгенең популярлаша баруын, ел саен яңа исемнәр пәйда булуын билгеләп үтте. Гомәр Яруллин исә нефтьчеләрнең иҗади сәләтләрен үстерүгә шартлар тудыруы өчен компания җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

- Бөтен предприятие дә үзенең хезмәткәрләренә иҗади яктан ачылу өчен мөмкинлекләр тудырмый, - диде галерея директоры Роза Минабетдинова. - Шунысы сөенечле, бәйгечеләрнең осталыгы артканнан-арта. Быелгы вәзгыять бәлки кемгәдер яшеренеп яткан сәләтләрен ачарга ярдәм иткәндер. Көндәлек мәшәкатьләр аркасында яраткан шөгыльгә вакыт җитми ич, ә үзизоляция үзеңне күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Иҗади бәйге нәтиҗә-ләре буенча биш автор өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. «Татспецтранс-порт» ИК» хезмәткәре Рәфгать Таҗетдинов, «Татнефть»нең социаль объектлар идарәсеннән Сирин Кадыйров, Наталья Петрова һәм «ТатНИПИнефть» институтыннан Владислав Часовский жюри тарафыннан икенче урынга лаек дип бәяләнделәр.

«Декоратив-гамәли иҗат» номинациясендә инде күп еллар дәвамында «ТаграС-РемСервис» ветераны Николай Карасевка тиңнәр юк. Төрле токымлы агачлардан ул гади пычак ярдәмендә сәнгать әсәрләре тудыра. Николай Владимирович «Сугыш юлларында» панносы өчен беренче дәрәҗә лауреат булды. Ә «Сынлы сәнгать» номинациясендә бу исемгә «Татнефть»нең социаль объектлар идарәсеннән «Печмәндә кыш» картинасы өчен Фәнүс Галәветдинов лаек булды.

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса