Сырганакның (облепиха) файдасы
Сырганакның җимешләре генә түгел, тамыры, кайрысы, ботаклары, яфраклары күп төрле дәвалау үзлегенә ия.
Бу үсемлек үстерү өчен талымсыз, ләкин чәнечкеле булганга күрә, уңышын җыю уңайсыз булган бу үсемлектә 190 төрле файдалы матдә булуын белә идегезме? Кызганычка, уникаль дәвалау үзлекләренә ия, искиткеч файдалы җимешләре белән ел саен сөендерүче талымсыз куакны һәр бакчачы үз итеп бетерми шул әле. Югыйсә ул кырык градуслы салкын кышта да өшеми, озакка сузылган җәйге челләнең баш пешәрлек кызуын да чагыштырмача җиңел кичерә.
Табиб-диетологлар фикеренчә, сырганак җимешендә С витамины лимонныкына караганда ун мәртәбә күбрәк. Сырганак кайрысында бәхет гормоны саналган серотонин матдәсе, банан белән шоколадныкы белән чыгыштырганда, 1000 (!) мәртәбә артыграк. Кәеф төшкән, хәлсезләнгән, йокыдан авырлык белән торган чакларда, бер балкашык кипкән кайрыны кайнар суда төнәтеп эчеп җибәрәсе урынга, даруханәгә чабабыз, юкка акча туздыруыбыз җитмәгән, ашказаны, бавыр, бөеребезгә зыян китерү хакында уйлап та бирмичә, учлап дару ашарга тотынабыз. Сырганак организмнан зарарлы матдәләрне, хәтта радионуклеидларны чыгарырга сәләтле бер дигән антиоксидант та әле.
Сырганакның мае аеруча файдалы. Ә аны ясауның бернинди авырлыгы юк. Согы сыгып алынган җимешләрнең орлыгын киптереп, кофетарткычта онга әверелдереп яки кул тегермәнендә тартып, шуларны чистартылмаган үсемлек маена салып, караңгы урында ике-өч атна дәвамында төнәтү җитә. Зәйтүн маенда төнәтсәк, файдасы икеләтә зур булачак. Пешкән яки шешкән, җәрәхәтләнгән урынга сөртергә, иртән бер балкашык сыеклыкны ач карынга кабып куярга була. Менә дигән универсаль дару бит ул!
Сырганак мае ялкынсынуга каршы бик шәп чара, череткеч бактерияләргә дә көн күрсәтми, тәнебездәге йомшак тукымаларны төзәтү, үз хәленә кайтару үзлегенә ия. Аны шикәр диабеты, атеросклероз, тире авырулары вакытында, әлеге чирләр бик нык азынмасын өчен актив кулланалар. Ашказаны җәрәхәтен уңышлы дәвалавы билгеле. Эч катудан интегүчеләргә сырганак орлыклары төнәтмәсен куллану отышлы. Грипп кебек йогышлы чирләрдән соң, организм талчыккан, операцияләр кичереп хәлсезләнгән чакта, иммунитетны күтәрү өчен сырганак яфракларыннан чәй ясап эчү бик файдалы.
Башыбызны сырганак шампуне белән юсак, чәч сынмас, кибеп корымас, коелмас, тамырлары сәламәтләнер, ныгыр. Нәтиҗәдә, чәчебез табигый рәвештә җемелдәп торыр, башыбыз кавыкланмас.
Көн саен бер чынаяк сырганак морсы яки сырганаклы чәй эчәргә гадәтләнсәк, иммунитетыбыз ныгуы өстенә, күз күремебез сизелерлек яхшырыр, яшебез олыгаюга бәйле җыерчыклар азрак пәйда булыр, бавырыбыз чистарыр, кан составыбыз әйбәтләнер.
Сырганак җимешләрен даими ашасак, кан тамырларыбыз чистарганга күрә, үпкә һәм йөрәк эшчәнлеге табигый рәвештә җайга салыныр, шунлыктан, үпкә ялкынсынуы, инсульт, инфаркт кебек авыр чирләр янамас. Әлеге күркәм гадәт безне ашказаны җәрәхәте һәм яман шеше кебек замана афәтләреннән саклап калыр.
Хәмидә Гарипова.
Фото чыганагы: Pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа