Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Грушаны кояшта киптерәбез

Бу ысул бик кирәкле һәм бик җайлы.

Грушаны юка кисәкләр итеп турыйбыз. Телемнәр каралмасын өчен аларны 1 процентлы шәраб кислотасында тотарга кирәк. 2 минутка кайнар суга тыгып алырга.

Аннары юка телемнәрне тигез тартмага яки тактага тезәсең һәм кояш туры караган урынга куясың. Аларны гөмбә кебек җепкә тезеп киптерергә дә була.

Ике тәүлектән соң тагын өч тәүлек өйдә караңгы урында тотарга кирәк. Як-якларын әйләндергәләп тору зарур.

Фото чыганагы: Pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса