Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сыйфатсыз балның 7 билгесе

Әлеге билгеләрен белсәгез, өстәлегездәге бал горурлык сәбәбе булачак!

Ялганны чыннан ничек аерырга:

1. Балның ялтырап торуы һәм үтә күренмәле булуы

Мөгаен, балны җылытканнардыр, димәк, ул файдалы үзлекләрен дә югалткан дигән сүз.

2. Балның күбекләнеп торуы

Бал күбекле икән, димәк, ул әле өлгермәгән.

3. Исе юк һәм гадәти булмаганча ак төстә

Балга шикәр комы кушылган.

4. Бал пластик, бакыр савытка салынган

Бал озак сакланмаячак яки аңа агулы катнашмалар чыгачак.

5. Катламлануы

Савытның өстендә сыек, аскы өлешендә куе булуы яхшы түгел.

6. Ачы булуы һәм кәнфит тәме килүе

Чын бал бераз гына тамакны кыра.

7. Бер литр балның авырлыгы 1,4 килограммнан кимрәк.

Ул әзер түгел дигән сүз.

Өйдә балны пыяла банкада һәм караңгы урында саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса