Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Мәрьям ана гөле

Дисбе - тәсбих диндә аерым урын алып тора.

Ул 99 төймәдән тора. Аллаһның безгә билгеле булган күркәм исемнәре дә 99 бит.

Бар иде заманалар, дисбеләрне әбиләрнең кулында гына күрә идек. Хәзер, шөкер, бөтен кешедә, бөтен җирдә.

Җиңел машинага кереп утыргач та, түргә элеп куйган дисбегә карап, хуҗасының татармы, урысмы икәнен билгеләргә була. Әлбәттә инде, аларның күбесе матур ташлардан тезелгән. Элек безнең әбиләрнең дисбеләре Мәрьям ана гөленең орлыгыннан тезелгән була иде. Алар аны бик саклап, кадерләп кенә тоталар, чөнки аның орлыгын табуы шактый кыен иде. Кайдандыр, Бохара якларыннан алып кайтмадылар 
микән?! 

Җаны теләгән - елан ите ашаган, дигәндәй, быел үзебез дә әлеге хикмәтле үсемлекне үстереп карарга булдык. Үсте.

Хәтта дисбе тезә торган төймәләр дә мулдан булды. Кызыксынган, үстереп карарга теләге булганнар мөрәҗәгать итә ала.

Мәрьям ана гөле - 50-60 см га җитә торган, кукурузга охшаган кыяклы үсемлек. 

Ботаникада бу үсемлекнең рәсми 
атамасы – «коикс», 
«бусенник». Мәрҗәмәнә исеме русчадан «Мәрьям ана» сүзләреннән 
барлыкка килгән. 

Татар әбиләре шуннан  чыгып мәрҗәмәнә дигән. 

Ул өйдә гөл буларак та, бакчада күпьеллык үсемлек кебек тә үсә. Башта яшелчә орлыклары сыман рассада итеп үстерәсең дә, җәй башында бакчага чыгарып утыртасың. Орлыклары августта барлыкка килә. Мул итеп су сибәргә генә иренмәскә кирәк. Ә өйдә ел дәвамында орлык бирә ул. Әмма өй шартларында үскәненең орлыгы азрак була.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса